Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Апуш» балалар татар театр студиясенең беренче спектакле күрсәтеләчәк
Студия Казан Мэриясе тарафыннан ачылган.
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар татар театр студиясенең спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль 6 июньгә билгеләнгән. Башлана - 16.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
«Студиянең беренче эше Габдулла Тукай иҗатына багышланган. Тамашачыларга драматург Равил Бохараев пьесасы буенча куелган (Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсе) «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле тәкъдим ителәчәк», дип хәбәр итә оештыручылар.
Спектакльгә музыканы композитор Зөлфәт Вәлиуллин язды. Спектакльнең сценографы, рәссамы – Казан сәнгать училищесы студенты, Г.Камал театрының баш рәссамы Сергей Скомороховның укучысы Анна Новикова.
«Беренче премьерада студиянең барлык шәкертләре дә катнаша. Спектакль өчен махсус костюмнар тектерелгән. Тамашага студиягә йөрүчеләрнең әти-әниләре, башка театр студияләре шәкертләре чакырулы. «Апуш» эшчәнлеге белән кызыксынучы һәркем тамашаны карарга килә ала.
Проект Казан Мэриясе тарафыннан тормышка ашырыла. Беренче студия уңышлы нәтиҗәләр күрсәткән очракта «Апуш» театр студиясен 2023 елда Ленин исемендәге мәдәният сараенда ачу планлаштырыла.
- Студия үз эшен февраль аенда башлап җибәрде: кастингта Казан шәһәреннән, Арча, Лаеш, Балтач районнарыннан 100гә якын укучы катнашты. Кастинг нәтиҗәләре буенча студиягә кече һәм урта яшь төркемнәрендә 9-15 яшьлек 30 укучы сайлап алынды, алар атнага өч тапкыр шөгыльләнә. Студиягә йөрү бушлай.
- «Апуш» студиясенең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, милли мәдәниятне үстерү.
- Укучылар сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, вокал дәресләренә йөри. Аларга Камал театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова, Кариев театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина белем бирә. Студия җитәкчесе – актерлык осталыгы буенча педагог, «Перспектива» гранты иясе Алия Фәйзрахманова.
- «Апуш» театр студиясе укучылары Халыкара театр көненә багышланган видеоролик төшерүдә катнашты һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә узган Шигырь бәйрәмендә чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз