news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» балалар татар театр студиясе икенче спектаклен күрсәтәчәк

13 декабрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар татар театр студиясе икенче спектаклен күрсәтәчәк.

Тамашачыларга Йолдыз Шәрәпованың (Хәбир Ибраһимов инсценировкасы) «Зоопарк-әлифба» спектакле тәкъдим ителә. Спектакль квест форматында бара. Төп персонажлар – игезәкләр Илназ белән Гөлназ һәм апалары «Зоопарк-әлифба» дигән серле квестка эләгә. Бертуганнар, төрле сынаулар аша узып, 38 җәнлек, кош-корт белән таныша.

«Апуш»ның икенче спектаклендә студиягә йөрүче барлык 30 шәкерт тә катнаша. Тамашага әзерлек ноябрь аенда башланды. Укучыларны премьерага аларның остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина әзерләде. Студия җитәкчесе – актерлык осталыгы буенча педагог Алия Фәйзрахманова.

«Зоопарк-әлифба» спектакленә музыканы композитор Марат Әхмәтшин язды. Спектакльнең сценографы, рәссамы – Анна Новикова. «Зоопарк-әлифба» – шигъри формадагы җырлы-биюле тамаша. Спектакльнең үзенчәлеге – квест формасында үтүендә. Яшь актерлар җәнлеккә дә әверелә, шул ук вакытта кеше рәвешенә дә керә. Спектакльдә 38 җәнлек булганга, кайбер укучыларга берничә рольдә уйнарга туры килә, – ди АлияФәйзрахманова.

Әлеге премьераны укучылар, аларның әти-әниләре, «Апуш» эшчәнлеге белән кызыксынучылар тамаша кылачак.
Керү ирекле, теркәлү буенча. Спектакль 18.00 башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100