news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» балалар студиясе спектакле «Театраль Идел буе» фестивалендә икенче урын яулады

«Апуш» балалар студиясе спектакле «Театраль Идел буе» фестивалендә икенче урын яулады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанның ике коллективы, «Апуш» иҗат берләшмәсенең «Без» студиясе һәм «Э-моция» өлкәннәр өчен иҗат инклюзив студиясе «Театраль Идел буе» округ фестивале финалында катнашты. Ул Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында телекүпер форматында узды. Татарстаннан килгән номинантлар Татарстан Милли китапханәсе күргәзмәләр залында күрше төбәкләрнең иң яхшы спектакль өчен тавыш бирүен күзәтте.

Быел «Театраль Идел буе» инде бишенче тапкыр уздырыла. Фестиваль 2019 елда Россия Президентының Идел буе федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән оештырылган. Быел анда катнашу өчен 400гә якын театр коллективы һәм 6 мең актер килгән. Финалга 28 спектакль – Идел буе федераль округының һәр төбәгеннән икешәр спектакль үткән.

Татарстаннан «Кечтүк» спектаклен балалар куелышы категориясендә «Апуш» иҗат берләшмәсенең «Без» студиясе тәкъдим итте. Балалар Ленин мәдәният йортында шөгыльләнә, дип аңлатты «Татар-информ»га «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

«Апуш» берләшмәсе зур. «Без» – безнең театр студиясе мәктәпләренең берсе. Барлык катнашучы балалар – Казаннан. Узган ел безнең берләшмәдән фестивальдә шулай ук Казанда, ләкин Сәйдәш мәдәният йортында шөгыльләнүче балалар да катнашты – бу «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле иде», – диде ул.

«Апушның тылсымлы төшләре» куелышы «Театраль Идел буе»ның узган сезонында иң яхшы спектакль дип танылды.

Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Апуш» иҗат берләшмәсенең «Без» студиясе «Кечтүк» спектакле белән «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә 117 балл җыеп, икенче урынны алды. Өлкәннәр өчен «Э-моция» инклюзив студиясе «Яшьләр театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә җиденче булды.

Быел «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә беренче урынны Пермь крае коллективы тәкъдим иткән «Крылья» спектакле алды. Ул 151 балл җыйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100