news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апрельның 28 көнендә Татарстан юлларында кешеләргә бәла-каза китергән 300 һәлакәт булган

Һәр һәлакәтнең өченчесе тизлекне хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек сайламаудан килеп чыга

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Апрельның 28 көнендә Татарстан юлларында кешеләргә бәла-каза китергән 300 транспорт һәлакәте булган. Шулар нәтиҗәсендә 22 кешенең гомере өзелгән, 381енең тәне җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Шушы һәлакәтләрнең 151е Казанда күзәтелгән: 3 кеше үлгән һәм 190 кешенең тәне төрле дәрәҗәдә зарарланган.

Һәр һәлакәтнең өченчесе тизлекне хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек сайламаудан килеп чыга, дип искәртә республика ЮХИДИ идарәсе белгечләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot