news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апрельның 26 көнендә Татарстан юлларындагы һәлакәтләрдә 20 кешенең гомере өзелгән

Соңгы көннәрне Кукмара, Буа, Биектау, Лаеш районнары турысындагы транспорт һәлакәтләренең дә корбаннары бар

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). 25 апрель көнне сәгать төнге 11 нчедә Казан – Оренбург юлының 44 нче чакрымында “ВАЗ-2112” белән “Хендай Туссан” маңгайга-маңгай бәрелгән. Нәтиҗәдә, “уникеле” белән идарә иткән 1976 елгы кеше шунда һәлак булган, һәлакәт вакытында аның куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән булган, ә “Хендай” рулендәгесенә урында медицина ярдәме күрсәтелгән, аның пассажирлары булган 1967 һәм 1995 елгы кешеләр Лаеш районы үзәк хастаханәсенә озатылган. Алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, әлеге һәлакәт “уникеле” хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламаудан (юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 һәм 9.1 пунктлары бозылган) каршы як юл тасмасына чыкканнан булган.

Моннан алдагы көнне кичке 10 нчы ярты булып узгач, Казан – Малмыж юлының 19 нчы чакрымында, Биектау районы турысында, “Хонда Цивик” белән идарә иткән 1979 елгы кеше, шулай ук, тизлеген арттырып, 1940 елгы җәяүлене таптаткан һәм шушы бәрелүдән җәяүленең гомере өзелгән. Алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, җәяүленең дә тиешсез урыннан юл аша чыгып барышы булган. (Бу очракта кагыйдәләрнең 10. Һәм 4.3 пунктлары үтәлмәгән).

Республика ЮХИДИ идарәсе белешмәсендә әйтелгәнчә, 23 апрельдә булган 2 һәлакәтнең дә , шулай ук, корбаннары бар. Көндезге сәгать 3 нчедә Кукмара бистәсендә “Мазда Демио” рулендагы 1981 елгы зат машинасын артка чигендергәндә игътибарсыз булган һәм 1929 елгы пенсионер әбине таптаткан (юл йөрү кагыйдәләренең 8.12 пункты бозылган). Әби кеше район үзәк хастаханәсенә озатылса да, аны табиплар үлемнән алып кала алмаган.

Төнге 10 нчы яртыда Казан – Ульяновск юлының Буа районы турысында 1964 елгы кеше идарә иткән “ВАЗ-2106” машинасы зур тизлектә юлдан түбән тәгәрәп капланган. Нәтиҗәдә, 1963 елгы пассажиры шунда ук һәлак булган.

Җыеп кына әйткәндә, апрельның 26 көнендә Татарстан юлларындагы һәлакәтләрдә 20 кешенең гомере өзелгән, 359ы имгәнгән, җәрәхәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot