Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Апрельнең соңгы көнендә циклон Татарстанга янә яңгыр алып киләчәк
Татарстанда ял көннәрендә һава шартлары янә үзгәрәчәк, әмма температура фонының сизелерлек түбәнәюе көтелми. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.
Шимбә көнне, 29 апрельдә, республика территориясендә һава торышын әле антициклон билгеләячәк. Явым-төшем ихтималы аз.
Җил төньяк-көнчыгыштан (көндез урыны белән секундына 13 метрга кадәр көчәя) исәчәк һәм юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Һава температурасы төнлә +4..+9, көндез +21..+26 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе көнне, 30 апрельдә исә «көнбатыш циклонның атмосфера фронтлары узган вакытта» төбәктә бераз яңгыр (көндез урыны белән) явачак, дип искәртә синоптиклар.
Көньяк-көнбатыштан искән җилнең юнәлеше төньяк-көнбатышка үзгәрәчәк һәм тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +8..+13, көндез +19..+24 градус (көнчыгышта +26 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.
Метеорологларның якынча фаразлары буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе, 1 һәм 2 майда, Татарстан «җылы һәм тотрыксыз һава массасында кала». Атмосфера фронтлары йогынтысы зонасында урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +21..+26 градус, 2 майда республиканың көнбатышында +18..+23 градус тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз