news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апрельнең беренче көннәрендә +10 градус җылы булачак

Якын көннәрдә Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелә: кар, яңгыр һәм буран булачак.

ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенччә, җомга һәм шимбә, 1 һәм 2 апрель көннәрендә, һава торышына аз хәрәкәтле фронты йогынты ясаячак. Шуңа күрә кар, яңгыр явачак. Шулай ук синоптиклар бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә, урыны белән буран булырга мөмкин.

Термометр баганалары 1 апрельдә төнлә 0... -5 градус, көндез 0...+5 градуска кадәр җылы булачак. Икенче көнне төнлә 0дән +5кә кадәр, көндез +5тән +10 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100