news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апрельнең беренче ункөнлегендә Татарстан елгаларында боз шартлатачаклар

Хәзерге вакытта 14 районда шартлату эшләре үткәрүгә гариза биргәннәр.

Апрельнең беренче ункөнлегендә Татарстан елгаларында боз шартлатачаклар
Рамиль Гали

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Апрельнең беренче ункөнлегендә елгаларда боз шартлату эшләре уздырылачак. Бу хакта Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте.

“Боз тыгылу куркынычы янаган урыннарда апрельнең беренче декадасында елгаларда боз шартлату эшләре үткәреләчәк. Хәзерге вакытта 14 районда шартлату эшләре үткәрүгә гаризалар бар. Халыкка вазгыять буенча хәбәр җиткереп бару өчен, ашыгыч рәвештә хәбәр итү системасы файдаланылачак. Сулыкларда су күләмен күзәтеп тору 34 гидропост һәм кече елгаларда вакытлыча эшли торган 98 пост тарафыннан башкарыла”, - дип белдерде Суржко.

Татарстан буенча Гидрометеорология станцияләре идарәсенең Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь Куйбышев сусаклагычында суның нормадан 3,5-4 метрга артык булуын әйтте. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, ташуның кызган чорында аңа коючы елгаларның тамак өлешләрендә су ярларыннан ташып агуы ихтимал. “Беренче чиратта, бу Сумка, Зөя, Казансу, Мишә, Нократ, Чишмә, Зәй елгалары”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100