Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апрельдән социаль пенсияләрне 14,75 процентка индексацияләячәкләр
Агымдагы елның 1 апреленнән Россиядә социаль пенсияләр 14,75 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта журналистларга РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
Хезмәт министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, социаль пенсияләр ел саен 1 апрельдә индексацияләнә. Бу чара 4,2 миллион кешенең керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте ул.
«2025 елда индексацияләү өчен федераль бюджетта барлыгы 85 миллиард сум каралган», - дип өстәде Котяков.
Гыйнварда россиялеләрнең иминият пенсияләре 7,3 процентка индексацияләнде. Февральдә, 2024 елдагы инфляцияне исәпкә алып, пенсия түләүләрен тагын 9,5 процентка кадәр индексацияләделәр. Шулай ук картлык буенча пенсия алучылар гыйнвар ае өчен өстәмә түләү алырга тиеш.
Узган елда россиялеләрнең социаль пенсияләре 7,5 процентка индексацияләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз