news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апрельдән майга кадәр Татарстанда тәрәзәләрдән егылып, дүрт бала зыян күргән

Җылы сезон әле башланды гына, ә Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсенә тәрәзәдән егылып имгәнгән дүрт бала керергә өлгергән. Бу хакта «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Быел, апрельдән майга кадәр, тәрәзәдән егылып төшеп, дүрт бала имгәнгән. Өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән сабыйның баш мие селкенгән һәм сыну җәрәхәтләре алган. Икенчесенең, шундый ук биеклектән егылып, умыртка баганасы һәм бот сөяге сынган. Тагын бер баланың баш мие селкенгән һәм үпкәсенә зыян килгән – ул бишенче каттан егылып төшкән. Дүртенчесе икенче каттан егылып төшкән - талак сөяген сындырган һәм баш мие селкенгән.

Узган елның шушы ук чорында шундый өч вакыйга теркәлгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot