news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апрельдә Татарстанда һава температурасы бер градуска нормадан югары була

Апрельдә Татарстанда, шулай ук Казанда уртача һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югары булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтен республика өчен климат нормасы +5,4 градус, ә башкала өчен +5,8 градус була, дип хәбәр итә метеорологлар.

Шул ук вакытта айлык явым-төшем нормасы якынча климат нормасына туры килә. Татарстанда ул 30 мм, ә Казанда 33 мм тәшкил итә.

Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, март нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласында уртача айлык температура климат нормасыннан 3-4 градуска югары булачак.

Бүген, 1 апрельдә, республикада көчле җил һәм 10 градуска кадәр җылы, шулай ук яңгыр көтелә (урыны белән җепшек кар).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100