news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апрельдә социаль пенсияләрне өстәмә рәвештә 3,3 процентка индексациялиләр

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне өстәмә рәвештә 3,3 процентка индексацияләячәкләр. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

«Россия Федерациясе Хөкүмәте 2023 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрнең индексация коэффициентын 1,033 күләмендә раслау турында карар чыгара», - диелә документта.

Индексация күләме узган елда пенсионерларның яшәү минимумы арту темпларыннан чыгып исәпләнә. Социаль түләүләр очрагында ул елына бер тапкыр – 1 апрельдә үткәрелә, дип белдерделәр РИА Новости агентлыгына РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

2023 елның 1 гыйнварыннан яшәү минимумы 3,3 процентка артты, хәзер ул 14 375 сум тәшкил итә. 2022 елның апрелендә социаль пенсияне план нигезендә – 8,6, июльдә планнан тыш тагын 10 процентка индексацияләделәр. Социаль түләүләрне этаплап арттыру Хөкүмәтнең бәяләр күтәрелүнең тискәре нәтиҗәләрен киметү теләге белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100