news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Апрельдә һәм июньдә татарстанлыларның өстәмә ял көннәре булачак

Апрельдә һәм июньдә татарстанлылар бер көнгә артыграк ял итәчәк. Республика күләмендә билгеләп үтелә торган Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре эшләми торган ял көннәре санала, быел алар 21 апрельгә һәм 28 июньгә туры килә.

Узган атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен билгеләп үтү көннәрен билгеләде. Даталар «Ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә» билгеләнде.

Искәртеп узабыз, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы узган елның октябрендә 2023 елга производство календарен бастырып чыгарды. Биш көнлек эш атнасында һәм ике көн ял иткәндә эш көннәре саны 244 көн тәшкил итәчәк, аларның алтысы бер сәгатькә кыскарак булачак. Ял көннәре – 121, шуларның 17се – эшләми торган бәйрәм көннәре.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100