Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Апрельдә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүдә яңа үзгәрешләр керә
2025 елның апрелендә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә кагылышлы берничә мөһим үзгәреш була. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
Аларның берсе балалар пособиесен күчерүгә бәйле үзгәреш: түләүләр ике тапкыр – ай башында һәм ай ахырында киләчәк. Мондый үзгәрешләр бала карауга, бала туу һәм бала тәрбияләүгә, чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрбинең баласына, шулай ук беренче бала тууга яки беренче баланы уллыкка алуга бәйле пособиеләргә кагыла. Бу 2025 елда ике этапта: 1 – 4 майда (Яз һәм хезмәт бәйрәме) һәм 8 – 11 майда (Җиңү көне) булачак бәйрәмнәргә бәйле. Шуңа күрә март өчен түләүләр 3 апрельдә, ә апрель өчен – 30 апрельдә киләчәк.
Моннан тыш, 1 апрельдән күп балалы гаиләләр өчен яңа ташлама да үз көченә керә, ул аларга икенчел торак базарында киметелгән ипотека ставкасы белән 6 процентка торак алырга мөмкинлек бирә. Бу ташламаны файдалану өчен гаиләдә алты яшькә кадәрге бала булырга, ә фатир сатып алыначак йорт 20 елдан да «өлкәнрәк» булмаска һәм авария хәлендә дип табылмаган булырга тиеш. Шулай ук ипотека алынасы торак шәһәрдә күпфатирлы йортта урнашкан булырга тиеш һәм аны ташламалы процент белән бары тик бер генә мәртәбә алып була. Яңартылган программага 900дән артык шәһәр, шул исәптән, Мурманск, Воркута, Геленджик, Туапсе, Норильск, Комсомольск-на-Амуре шәһәрләре дә керә.
Шулай ук 1 апрельдән социаль пенсияләр 14,75 процентка индексацияләнә. Индексация инвалид балаларга, шулай ук үлгән ата-анасының иминият стажы булмаганда туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга кагылачак. Балачактан I төркем инвалид һәм инвалид балаларның социаль пенсиясе 21 177,59 сум, I төркем инвалид һәм балачактан II төркем инвалидлар өчен 17 648,24 сум, II төркем инвалидлар өчен 8824,08 сум, ә III төркем инвалидлар өчен 7500,53 сум була. Әтисен яки әнисен югалткан балалар өчен пенсия 8824,08 сум, ә әтисен дә әнисен дә югалткан балалар өчен 17 648,24 сум була. Махсус климатик шартлар булган төбәкләрдә сумма район коэффициенты хисабына үзгәрә. Мәсәлән, Чукотка автоном округында коэффициент 2гә тигез, шуңа күрә түләү ике тапкыр арттырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз