news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апрельдә Татарстандагы Росздравнадзор белгечләре 75 даруханәне тикшерде

Идарә җитәкчесе Рөстәм Сәфиуллин сүзләренә караганда, даруханәләрдә яшәү өчен мөһим һәм кирәкле даруларның чик бәясен артты

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 1 апрельдән башлап, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе республика даруханәләрендә яшәү өчен мөһим һәм кирәкле даруларны сатуны контрольдә тота, дарулар бәяләренә мониторинг үткәрә. Узган айда хезмәт белгечләре Казан, Бөгелмә, Әлмәт һәм башка шәһәр-районнарындагы 75 даруханәне тикшерде, дип хәбәр итте бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Идарә җитәкчесе Рөстәм Сәфиуллин.
Аның сүзләренә караганда, даруханәләрдә яшәү өчен мөһим һәм кирәкле даруларның чик бәясен арттыру, бәясе дәүләт органнарында теркәлмәгән даруларны сату очраклары күзәтелмәгән. “Кайбер даруханәләрдә тиешле норматив документларның юклыгы, мәгълүматның халык өчен үтемле булмавы, сатып алучы почмагында кирәкле белдерүләрнең юклыгы кебек җитешсезлекләргә генә тап булдык. Бүгенге көндә Идарә белгечләре тарафыннан даруларга бәяләрне контрольдә тоту буенча зур эш алып барыла”, - диде Рөстәм Сәфиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot