news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апрельдә Хезмәт министрлыгына 3-7 яшькәчә балаларга түләү өчен 14 мең гариза кергән

Яңа кагыйдәләр кертелгәннән соң Татарстанда түләү алучылар саны үзгәрмәячәк.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Апрель аенда Татарстанда яшәүчеләрдән 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга түләү өчен 14 меңнән артык гариза килгән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«31 марттан әлеге түләү алымнары үзгәрде. Хәзер түләүләр гаилә керемнәрен һәм мөлкәтен исәпкә алып бирелә. Әлеге түләү өчен без 1 апрельдән электрон рәвештә гаризалар кабул итә башладык. Бүгенге көндә 14 меңгә якын гариза килгән, аларның барысы да эшкә тапшырылган. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин», - диде ул.

3-7 яшьлек балага айлык акча 2020 елның 1 июненнән түләнә. Узган ел пособие балага төбәк яшәү минимумының 50 проценты күләмендә билгеләнгән. 2021 елның 1 гыйнварыннан пособиене исәпләүнең өч баскычлы системасы кертелә - балалар өчен төбәк яшәү минимумыннан 50, 75 һәм 100 процент. Хөкүмәт тарафыннан 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге аз керемле гаиләләрдәге балаларга пособиеләр билгеләүнең яңа кагыйдәләре 2021 елның 1 апреленнән расланды.

«Түләү электрон рәвештә билгеләнә. Бары бер гариза бирү кирәк, документлар җыю кирәкми. Калган мәгълүматлар башка ведомстволардан ведомствоара электрон хезмәттәшлек нәтиҗәсендә "күтәрелә". Татарстанда 58 меңнән артык кеше түләү ала. Быел ел башыннан 1 млрд сум акча күчерелгән. Ел бюджетына шактый күләмдә акча салынган», - дип өстәде Зарипова.

2021 елда аз керемле гаиләләргә пособиеләр билгеләү тагын да адреслырак башкарыла. Хәзер аларның милке: фатирлар, машиналар, дачалар исәпкә алына. Әмма ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында яңа критерийлар кертү Татарстан буенча түләү алучылар санын үзгәртмәячәк, дип саныйлар. Шул ук вакытта күп гаиләләр өчен түләү күләме артырга мөмкин. Минималь түләү күләме 4997 сум, ягъни Татарстанда бала өчен яшәү минимумы күләменнән 50 процентын тәшкил итәчәк. Түләүнең максималь күләме яшәү минимумының100 проценты - 9995 сум була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100