news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Апрель” тернәкләндерү үзәгендә балалар үз куллары белән ясаган иң яхшы әйберләрне ачыкладылар

Биредә инвалид балалар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Клавдия Новикова призына иҗади конкурс узды

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның “Апрель” тернәкләндерү үзәгендә Мәскәү районында яшәүче инвалид балалар арасында Дәүләт Думасы депутаты Клавдия Новикова призына “Иң яхшы иҗади эш” дигән конкурс оештырылды. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс ике этапта узды. Җәй дәвамында барган беренче этапта конкурста катнашучылар үз эшләрен әзерләде. Икенче этапта составында Мәскәү районының социаль яклау бүлеге һәм “Апрель” тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре булган жюри балаларның эшләренә бәя бирде.
“Апрель” үзәгендә нәтиҗәләр игълан ителде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Чараны үзәк директоры Н.Трифонова ачты. Мәскәү районының социаль яклау бүлеге башлыгы Т.Рубинская котлау сүзләре белән чыгыш ясады. “Апрель” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче инвалид балалар призлы урыннарга һәм бер кызыксындыру бүләгенә лаек булды, ике кызыксындыру бүләген Мәскәү районында яшәүче балалар алды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Клавдия Новикова җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырды, шулай ук конкурста катнашкан барлык балаларга рәхмәт белдерде. Соңыннан инвалид балалар һәм 65 нче мәктәптә укучылар катнашында концерт булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot