news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апрель башыннан Казанда дүртенче температура рекорды куелды

Апрель башыннан Казанда дүртенче температура рекорды куелды
Фото: «Татар-информ»

Татарстан башкаласында язның икенче ае башыннан дүртенче тапкыр температура рекорды куелды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Кичә, 21 апрельдә, «Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +25,0 градуска, ә «Казан-Аэропорт» авиация метеостанциясендә +25,8 градуска кадәр күтәрелде.

21 апрельдә Казанда температураның алдагы абсолют максимумы 13 ел элек, 2012 елда теркәлгән иде: ул вакытта ул +24,6 градуска җиткән иде.

Беренче апрельдә республика башкаласында 1983 елның температура рекорды, 2 апрельдә – 1951 нче елның, ә 20 апрельдә – 1995 нче елның температура рекорды куелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100