news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апрель башында киек кошларга язгы ау башлана

«Рөхсәт алачак аучыларга инструкция бирәчәкбез. Рөхсәт иртәгә бирелә башлаячак», — дип хәбәр итте Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгече.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 3 апрельдә киек кошларга язгы ау башлана.

«Рөхсәт алачак аучыларга инструкция бирәчәкбез. Рөхсәт иртәгә бирелә башлаячак», — дип хәбәр итте Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгече Ринат Чиспияков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, аучылар кабан мәетләренә юлыкса, бу хакта Ветеринария хезмәтенә, Биологик ресурслар комитетына хәбәр итәргә тиеш булачак. Лабораториягә анализга тапшырылгач, үлем сәбәпләре ачыкланачак.

Ринат Чиспияков ау сезонында кош гриппына да пробалар алыначагын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot