news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апрель азагына Татарстанда күпме Бөек Ватан сугышы ветераны яшәве билгеле

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева ветераннарга социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.

Апрель азагына Татарстанда күпме Бөек Ватан сугышы ветераны яшәве билгеле
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Апрель азагына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 46 537 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бу санга сугышта катнашкан кешеләрнең һәм сугыш инвалидларының тол калган ирләре һәм хатыннары да керә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, сугышта катнашкан һәм сугыш инвалиды саналган 1596 кеше, гамәлдәге армия составына кермәгән 412 кеше, “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән 173, концлагерьларның элекке тоткыннары булган 188 кеше исәпләнә. Тыл хезмәтчәннәре 40 меңгә якын кеше, сугышта катнашучылар һәм сугыш инвалидларының 3 мең толы исән булуы билгеле.

“Бүген ветераннар сафы сирәгәя, шуңа күрә һәммәсе белән адреслы эш кирәк”, - диде Ләйлә Фазлыева. Ул Җиңү көне алдыннан урыннардагы барлык иҗтимагый оешмаларның, башкарма комитетлар белән берлектә, бәйрәмгә әзерлек эшен ветераннарның теләкләрен исәпкә алып оештырганнарын әйтте.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Бөек Ватан сугышы ветераннарына социаль ярдәмнең бөтен чаралары гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Ул сугышта катнашучыларга һәм сугыш нвалидларына ярдәмнең федераль казна хисабына күрсәтелүен әйтте. Наталья Бутаева бу категория гражданнарга ташламаларның пенсиягә өстәмә рәвештә айлык акчалата түләү (ЕДВ) белән алмаштырылуын искәртте.

2018 елның 1 нче гыйнварыннан ул түбәндәгечә билгеләнә:

Бөек Ватан сугышы инвалидларына, сугышта катнашып инвалид булганнарга, инвалид саналган балигъ булмаган тоткыннарга – 5180,46 сум;

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга (инвалид булмаган) – 3885,33 сум;

2941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр хәрби хезмәтен гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьларда, хәрби уку йортларында узган хәрбиләргә, СССР ордены яки медальләре белән бүләкләнгәннәргә, сугышта катнашучыларның гаилә әгъзаларына, хәрби хәрәкәт ветераннарына – 1555, 13 сум;

“Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгәннәргә – 2850,26 сум.

“Бу категориягә кергән кешеләргә социаль хезмәтләр җыелмасы составына керүче натураль ташламалар сакланган. Бу 1075,19 сум. Аңа бушлай дарулар белән тәэминат, бушлай шифаханә-курортта дәвалану, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү керә. Моннан тыш, бу категориядәге гражданнарга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү суммасының 50 проценты күләмендә социаль ярдәм чаралары каралган”, - диде Бутаева.

Аның сүзләренчә, ветераннарны торак белән тәэмин итүгә субсидия генә бирелеп калмый, ремонт эшләре дә үткәрелә. “27 апрельгә 29 ветеран йорты төзекләндерүгә мохтаҗ. Бу - торак шартларын яхшыртуга дәгъва кыла алмаган, әмма төзекләндерү эшләренә ихтыяҗы булган гражданнар. Барлык ремонт эшләрен 9 майга төгәлләү ниятләнә”, - диде.

Наталья Бутаева бүген өйдә социаль яклау хезмәте күрсәтелә торган һәр дүртенче кешенең Бөек Ватан сугышы ветераны булуын әйтте. “1 майга булган мәгълүматлар буенча, 3 532 ветеранга өйгә килеп ярдәм күрсәтелә. Татарстан Президенты карары нигезендә, ялгыз яшәүче ветераннар социаль хезмәтләр күрсәткән өчен түләүдән азат ителгән. 1600 кеше социаль ярдәм өчен түләми. 130 ветеран картлар һәм инвалидлар йортларында яши. Ел саен бу ветераннар тәбрикләнә”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100