Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апрель ахырында Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын Россиягә беренче тапкыр киләчәк
Кремльдә Төньяк Корея лидерының Владимир Путин белән тиздән очрашачагын расладылар.
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин якын арада Корея Халык Демократик Республикасы лидеры Ким Чен белән очрашачак. Ул апрель азагында Россиягә килер дип көтелә. Бу хакта Кремль сайты хәбәренә сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.
"Владимир Путин чакыруы буенча КХДР Дәүләт Советы Рәисе Ким Чен Ын Россиягә эш сәфәре белән апрельнең икенче яртысында киләчәк", - диелә Кремль сайтында.
Россия Федерациясенә планлаштырылган сәфәр Ким Чен өчен беренче булачак - элек ул беркайчан да Россиядә булмаган. Аның әтисе Ким Чен Ир, киресенчә, Россия Федерациясенә махсус бронепоездда берничә тапкыр: 2001, 2002 һәм 2011 елларда килгән. Соңгы сәфәре барышында Ким Чен Ир Мәскәүдә түгел, ә Улан-Удэда булган.
"Ренхап" агентлыгы элек үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Ким Чен Ынның Путин белән очрашуга шәхси бронепоездында килергә мөмкин. Агентлык Путин һәм Ким Чен Ынның очрашуы Владивостокта булыр дип фаразлый, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз