news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апрель аеннан социаль һәм дәүләт пенсияләре артачак

Татарстанда дәүләт пенсиясен алучылар саны - 81 мең кеше, социаль пенсияне 78 меңнән артык кеше ала.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”). 1 апрельдән социаль һәм дәүләт пенсияләре 2,9 процентка индексацияләнә. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт пенсиясен алучы хәрбиләрнең, радиация яки техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Ленинград боҗрасында яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, космонавтларның, шулай ук хәрби хезмәттә һәм Чернобыльдә һәлак булганнарның эшкә яраксыз гаилә әгъзаларының пенсияләре артачак.

Татарстанда шушындый пенсия алучылар саны - 81 мең кеше.

Социаль пенсияне Татарстанда 78 меңнән артык кеше ала. Әлеге очракта индексация пенсионерның эшләү-эшләмәвенә бәйле булмаячак. Ягъни һәр кешенең пенсиясе 2,9 процентка индексацияләнә.

Татарстанда 2018 елның 1 гыйнварыннан уртача пенсия күләме 8 мең сумнан артык. Хезмәт министрлыгы элегрәк аңлатуынча, 1нче апрелдән социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot