news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апрель аенда «Хәзинә» галереясенә бушлай керү мөмкинлеге булачак

Казан Кремле территориясендә урнашкан ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясы бушлай керү акциясен 30 нчы апрельгә кадәр озайтты.

Карар килүчеләрнең март акциясен озайту турындагы күпсанлы үтенечләреннән соң кабул ителде. Узган айда «Хәзинә»дә 10 меңнән артык кеше булды, дип хәбәр итте ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее матбугат хезмәте.

Хәзер галереядә Бакый Урманче һәм Харис Якупов әсәрләре күрсәтелә. Моннан тыш, тагын берничә күргәзмә эшли. Галерея сишәмбедән якшәмбегә кадәр 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли, пәнҗешәмбе – 11:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр, дүшәмбе – ял көне.

news_right_1
news_right_2
news_bot