news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апрель аенда Татарстанда нормадан бер градуска җылырак була

Татарстанда апрель аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак була. Бу фаразны Татарстан Гидрометеорология үзәге таратты.

Тулаем республика өчен язның икенче аенда климатик норма +5,4 градуска, ә Казан өчен +5,8 градуска тигез. Шуңа күрә уртача температура + 6,4 һәм +6,8 градус тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта апрельнең беренче декадасында уртача һава температурасы климатик нормадан өч градуска югарырак була, ул Татарстан өчен +1,4 градуска һәм Казан өчен +2,3 градуска тигез. Шулай итеп, алар +4,4 һәм +5,3 градус була.

Айлык явым-төшем күләме климат нормасына якын булырга тиеш. Бу республика буенча 30 миллиметр һәм аның башкаласында 33 миллиметр була.

news_right_1
news_right_2
news_bot