news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апрель аенда Татарстан төбәк юлларында йөк автомобильләре хәрәкәте чикләнә

Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр күчәргә төшкән авырлык 6 тоннадан артып киткән йөк автомобильләренә төбәк һәм муниципальара автомобиль юлларында хәрәкәт итү вакытлыча чикләнәчәк. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең шундый карары хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылаган.

Кагыйдә буларак, язын хәрәкәтне чикләү автобуста пассажирлар йөртүгә, азык-төлек, хайваннар, дарулар, орлыклар, ашламалар ташуга кагылмый. Бу чикләүләр 16 тоннага кадәр ягулык ташый торган транспорт чараларына да кагылмый, шулай ук гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәк булган йөк ташу да искәрмә санала.

Хәрәкәтне чикләү чүп машиналарына, федераль башкарма хакимият органнарының транспорт чараларына кертелми. Аерым очракларда чикләү чорында авыр йөк машиналарына махсус рөхсәт бирелә.

Карар нигезендә, 20 майдан 31 августка кадәр төбәк автомобиль юлларында, көндезге һава температурасы 32 градустан югары булганда, авыр йөк машиналары хәрәкәтенә шулай ук 10.00 - 22.00 сәгатьләрдә чикләү кертелә.

«Карарның үтәлешен тикшереп торуны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына йөкләргә», – диелә документ текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100