news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апрель аенда социаль пенсияләр 8,6 процентка артачак

Вячеслав Володин сүзләренчә, якын арада, пособиеләр һәм пенсияләр, барлык социаль түләүләрне арттыру өчен өстәмә карарлар кабул ителәчәк.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Апрель аенда россиялеләрнең социаль пенсияләре 8,6 процентка индексацияләнәчәк.

Бу турыда Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин 1 апрельдә үз көченә кергән башка социаль әһәмиятле законнар турында хәбәр иткән вакытта белдерде.

Аның мәгълүматларына караганда, социаль пенсияләрне индексацияләү 4 миллион кешегә кагылачак. «Бу безнең гражданнарга ярдәм итүнең бердәнбер чарасы түгел. Элегрәк пенсияләрне индексацияләү эшләмәүче һәм хәрби пенсионерлар өчен үткәрелгән иде. Россия Президенты Владимир Путин ассызыклаганча, якын арада, пособиеләр һәм пенсияләрне дә кертеп, барлык социаль түләүләрне арттыру өчен өстәмә карарлар кабул ителәчәк», — дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot