news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апрель аенда Әлмәттә ике йөздән артык бала туган

Әлмәттә яшәүчеләр иң сирәк очрый торган Асель, Монина, Рахман, Бәхтияр исемнәрен кушканнар.

Апрель аенда Әлмәттә ике йөздән артык бала туган
архив tatar-inform

(Әлмәт, 5 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Агымдагы елның апрель аенда Әлмәттә 221 бала туган. Шуларның 112 се - малай, 99 ы - кыз-бала. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре - 945 һәм 4560 грамм.

Иң яшь анага - 21, иң олы яшьтәгесенә - 47 яшь булса, яң яшь ата кешегә – 22, ә иң олы яшьтәгесенә – 52 яшь.

Балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары - Амелия, Артем, Илдан, Кәрим, Кира, ә сирәк очрый торганнары - Асель, Монина, Рахман, Бәхтияр.

news_right_1
news_right_2
news_bot