news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апрель аенда Казанда Ауропа бизнес-ангеллары ассоциациясе конгрессы булачак

Ул VII Казан Венчур ярминкәсе кысаларында уза

Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Айгөл Фәхретдинова). Апрель аенда Россия беренче тапкыр Ауропа бизнес-ангеллары ассоциациясе конгрессын кабул итәчәк. Ул Татарстан башкаласында VII Казан Венчур ярминкәсе кысаларында узачак. Венчур ярминкәсе 25 апрельдә ачыла.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов Ауропа бизнес-ангеллары (инновациле компанияләргә инвестициләр салучылар) ассоциациясе конгрессын VII Казан Венчур ярминкәсенең төп яңалыгы булачак, дип белдерде.
Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе исә VII Венчур ярминкәсе мәйданында үз күргәзмәсен оештырырга җыена. Анда илнең инновацияләр өлкәсендәге иң актив 8 төбәге (аларның берсе Татарстан) тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot