Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан агросәнәгать комплексына авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау 6,4 млрд сумга төшә
Бу сезонда Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә барлык кирәкле техниканы ремонтлау өчен 6,4 миллиард сумнан артык акча кирәк булачак. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов республика Хөкүмәте йортындагы узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы техникасының бәясе югары исәпкә алганда, аның эшкә сәләтлелеген саклауның иң нәтиҗәле ысулы – ремонтлау», – дип искәртте докладчы.
Гарипов сүзләренчә, сыйфатлы башкарылган капиталь ремонт машинаның ресурсын 80 процентка кадәр торгызырга мөмкинлек бирә, бу аның эксплуатация срогын шактый озайта.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары шулай ук техниканы көзге-кышкы саклауга вакытында һәм сыйфатлы куюның кирәклеген искәртте. Авыл хуҗалыгы техникасының еллык эш циклы уртача 60 көн тәшкил итә, калган вакыт саклау һәм ремонт чорына туры килә.
«Техниканың хезмәт итү вакыты нәкъ менә бу эшнең нәтиҗәлелегеннән тора», – дип басым ясады ул.
Мисал өчен, ашлык суктыру комбайнын һәм чәчү комплексын дөрес саклау тышкы йогынты аркасында еш кына сафтан чыга торган узеллар, агрегатлар, резин детальләр, шиннар һәм чылбырларны ремонтлауга чыгымнар тотмау исәбенә сезонга 500 мең сумга кадәр акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә.
Ленар Гарипов киләсе, 2026 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу мәсьәләсенә аерым тукталды. Хуҗалыклар инде 123 мең тонна ашлама сатып алган – бу планлаштырылган чәчүлекләрнең бер гектарына 23 килограмм тәэсир итүче матдә туры килә дигән сүз. Декабрьдә барлыгы 37 мең тонна ашлама сатып алу ниятләнә, бу бер гектарга өстәмә 5 килограмм тәэсир итүче матдә дигән сүз.
Хәзерге вакытта, көзге культураларга кертелгән күләмнәрне исәпкә алып, уртача бер гектарга 50 килограммнан артык тәэсир итүче матдә сатып алган районнар: Тәтеш (75,1 килограмм), Әтнә (63,9), Яңа Чишмә (62,8), Чүпрәле (61,7) һәм Чистай (51,3).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз