news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әпипә» телевизион бәйгесенең гран-при иясе билгеле булды

«Әпипә» телевизион бәйгесенең гран-при иясе билгеле булды
https://tatar-congress.org

Бүген Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әпипә» Бөтенроссия үзешчән коллективларның татар халык биюе телевизион бәйгесе нәтиҗәләре ясалды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, «Гүзәл Чулман» татар халык бию ансамбле (Пермь) Гран-при иясе дип танылды. Беренче урынны – «Акбузат» халык биюе үрнәк ансамбле (Башкортстан Республикасы, Илеш районы), икенче урынны – «Мирас» үрнәк бию ансамбле (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре), өченче урынны «Умырзая» халык хореография ансамбле (Чиләбе өлкәсе) алды.

«Әпипә» Бөтенроссия үзешчән коллективларның татар халык биюе телевизион бәйгесе быел икенче тапкыр уздырыла. Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Россия Федерациясенең унҗиде төбәгеннән бәйгедә катнашу өчен 78 гариза кабул ителде. Барлык катнашучылар саны – 820.

Россия төбәкләре бәйгедә аеруча актив катнашты. Гаризалар Санкт-Петербург, Томск, Пермь, Чиләбе, Марий Эл, Башкортостан, Свердловск, Удмуртия, Чувашия, Оренбург, Мордовия, Киров, Пенза, Калининград, Түбән Новгород төбәкләреннән килде. Шулар арасыннан 14 коллектив финалга узды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул бәйгедә катнашучыларны, кунакларны сәламләде һәм татар биюенең уникаль сәнгать төре булуын ассызыклады.

«Татар биюе халкыбызның гасырлардан гасырларга күчеп килгән мирасын, тарихын, мәдәниятен чагылдыра. Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүче коллективларыбыз өчен без Казан мәйданнарында чыгыш ясау өчен мөмкинлекләр бирәбез. Алар үз иҗаты белән Казан тамашачысын шаккаттыра. Аерым ассызыклыйм, биредә профессиональ коллективлар җыелмады, алар барысы да үзешчән коллективлар. Алар татар биюен үзләренең җирлекләренә хас булганча күрсәтә беләләр. Катнашучыларга зур рәхмәтләремне җиткерәм», – диде ул.

«Әпипә» Бөтенроссия үзешчән коллективларның татар халык биюе телевизион бәйгесе татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы белән берлектә 2022 елда икенче тапкыр уздырыла. Бәйге Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot