news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Апельсин” хәләл супермаркетының Мәскәүдә 3чесе ачылды

Югары дәрәҗәдәге әлеге сату үзәкләрендә 6 меңнән артык әйбер тәкъдим ителә


(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Мәскәүдә ачылган “Апельсин” хәләл супермаркеты биредә яшәүче мөселманнар тарафыннан зур популярлык казанды. Әйтергә кирәк, күптән түгел биредә “Преображенская площадь” метро станциясе районында кибетнең 3чесе ачылды, дип белдерә Halalpages.ru сайты.
Югары дәрәҗәдәге сату үзәгендә 6 меңнән артык әйбер тәкъдим ителә. Алар арасында ит һәм сөт ризыклары, казылыклар, балык һәм алардан җитештерелгән әйберләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш, печеньелар, тортлар, соклар, шулай ук көнкүреш кирәк-яраклары бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot