news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучы Апас егетләренә гуманитар ярдәм озатылды

Махсус хәрби операциядә катнашучы Апас егетләренә гуманитар ярдәм озатылды
"Апастово-информ"

Апастан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм төягән машиналар юлга кузгалды. Ярдәмне хәрбиләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация илтеп тапшырачак. 

Бу юлы да чит кеше бәласенә битараф булмаган райондашлар бердәмлек күрсәтте, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Апас районы халкының бердәм булуын, гуманитар ярдәм җыю эшендә активлык күрсәтүен район башлыгы Айрат Җиһаншин да билгеләп узды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Координацион Советы тәкъдиме белән районда җәмәгать оешмалары, хәрби хәрәкәт ветераннары, дин әһелләре, өлкәннәр җыелып сөйләшкәннән соң, гуманитар ярдәм җыю башланып киткән иде.

Егетләргә кирәкле әйберләр исемлеге төзелде һәм расланды. Акчаларны максатчан кулланып, һәрбер кешегә җитәрлек кирәк-яраклар җыелмасы булдыру максаты куелды. Җыелган акчаларның барысы да исәпкә алынып, беркетмә нигезендә теркәлеп барылды.

Мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм җыюда һәрбер җирлек, һәр гаилә, оешма үз өлешен кертергә тырышты. Апас егетләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 4 мич-«буржуйка» ясап тапшырды. Уңган хатын-кызлар өй токмачы әзерләде, яралыларны ташу өчен махсус носилкалар текте. Нәни балалар да читтә калмады. Алар рәсемнәр ясап, самими теләкләрен юллады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100