news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апастан Курск өлкәсенә беренче гуманитар ярдәм йөге озатылды

Апастан Курск өлкәсенә беренче гуманитар ярдәм йөге озатылды
Фото: https://apastovo.ru/

Апас халкы Курск өлкәсенең чик буе районнарындагы ватандашларга ярдәм кулы сузды. Мөһим көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек тупланмасы Курск өлкәсенә юл алды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина хәбәр итә.

Чит кеше бәласенә битараф булмаган район кешеләре кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Апаслылар бакчада үстерелгән яшелчә уңышы, җылы киемнәр белән дә бүлеште. Гуманитар ярдәм «Алга» яшүсмерләр клубында җыелды.

Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров белдерүенчә, гуманитар ярдәм җыюда бик күп райондашлар үз өлешенә керткән. Күп кенә хезмәт коллективлары, җирле эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, гаиләләр, мәчет картлары һәм шәхси затлар да кушылган.

«Апаслылар бу юлы да бердәмлек үрнәге күрсәтте. Уртак көч һәм тырышлык белән ярдәм йөге тупланды. Ул Курск өлкәсенең авыр тормыш шартларында калган халкына ирештереләчәк. Ярдәм кулы сузган һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез», - диде Ленар Хантимиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot