news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апастан киткән гуманитар ярдәм Рубежное һәм Лисичанск халкына тапшырылган

Апастан киткән гуманитар ярдәм Рубежное һәм Лисичанск халкына тапшырылган
Фото: https://apastovo.ru/

Апастан киткән гуманитар ярдәм Рубежное һәм Лисичанск халкына барып җиткән. Бу хакта «Апастово-информ»да Ләйлә Шиһабиева яза.

«Рубежное һәм Лисичанск халкы өчен тупланган гуманитар ярдәмне тапшырдык. Төзелеш материаллары, көнкүреш товарлары, азык-төлек - әлеге ярдәм халык өчен аеруча кирәк. «Без Татарстанга, Апас районы халкына бик рәхмәтле», - дип озатып калдылар безнең делегацияне. Алга таба да ярдәмнән ташламабыз», - дип яза район башлыгы Айрат Җиһаншин рәсми аккаунтында.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, район бердәмлек үрнәге булып яши һәм ярдәм чараларында зур өлешен кертә. Район башлыгы Айрат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, Апастан киткән гуманитар ярдәм Рубежное һәм Лисичанск халкына барып ирешкән. Җитәкчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән дә күрешеп, иминлек сагында иң кирәкле техник җиһазларны тапшырганнар.

Район башлыгы Айрат Җиһаншинга һәм аның урынбасары Ленар Хантимировка Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциягә ярдәм өчен» медале тапшырылды. Дивизия командиры каршындагы хәрби киңәшче Зөлфәт Нигъмәтҗанов белән очрашу барышында хәрбиләргә ярдәм итүнең алга таба барышы турында да фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100