news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста зур чаңгы ярышы була

Апаста зур чаңгы ярышы була
Фото: http://apastovo.ru/

15 мартта районның чаңгы шуу үзәгендә Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Урта Балтай мәктәбе директоры Нәбиулла Гыйззәтов истәлегенә районкүләм ачык чаңгы ярышлары оештырыла. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Катнашучылар 14.00 сәгатьтә теркәлә, аннары 15.00 сәгатьтә ярышлар башлана. Ярыш яшьләрне спортка тарту, чаңгы ярышларын киң җәелдерү, иң яхшы чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырыла.

Ярышта 18-39 яшьлек райондашлар һәм 40 яшьтән өлкәнрәк чаңгычылар катнаша ала.

Спортчылар һәм тамашачылар өчен концерт программасы әзерләнә, кайнар чәй тәкъдим ителәчәк.

Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100