news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Үзәк чыршы ачылышында район башлыгы катнашты

Биредә районга кунак булып чакырылган алдынгы хезмәткәрләр, үрнәк гаиләләр дә тамаша кылды.

(Апас, 26 декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас Үзәк ял паркында матур итеп бизәлгән Чыршы 25 декабрьдә тантаналы шартларда утларын кабызды. Үзәк чыршыны ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты. Ул барлык райондашларга изге теләкләрен җиткерде. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Чыршы тирәсенә төркем-төркем Кыш бабай, Кар кызлары җыелды. Төрле әкият геройлары халыкны күңелле ял иттерде. Балалар да, өлкәннәр дә яңа гына Чыршы янәшәсендә урын алган Кыш бабай, Кар кызы, җигүле ат янәшәсендә истәлеккә фотога төште.

Паркка куелган, көн дәвамында төрле мультфильмнар күрсәтүче телевизорга да игътибар итми калмадылар.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре театральләшкән тамаша әзерләгәннәр иде. Биредә районга кунак булып чакырылган алдынгы хезмәткәрләр, үрнәк гаиләләр дә тамаша кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100