news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста юл-транспорт һәлакәте, тән җәрәхәте алучылар бар

Апаста юл-транспорт һәлакәте, тән җәрәхәте алучылар бар

(Апас, 11 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районының Каратун -Уланово юлының 29 нчы чакрымында, Сатмыш һәм Карамасар авыллары тирәсендә юл транспорт һәлакәте булган, дип яза җирле басма.

"Хендай Солярис" машинасы белән "Ваз-21074" бәрелешә. "Хендай Солярис" белән хатын-кыз идарә иткән. Хәзерге вакытта вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Беренче  мәгьлүматлар буенча ул идарәне югалткан дип фаразлана. Машинада булган кешеләр тән җәрәхәтләре ала, хастаханәдә ятучылар да бар.

Юлларда сак булыгыз!

news_right_1
news_right_2
news_bot