news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста “Йолдызлык-Созвездие“ фестиваленең сайлап алу турлары башланды

Жюри әгъзалары һәр чыгышны игътибар белән карап, тыңлап, урында ук киңәшләрен бирде.

Апаста “Йолдызлык-Созвездие“ фестиваленең сайлап алу турлары башланды
apastovo.ru

(Апас, 13 февраль, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Шушы көннәрдә  “Йолдызлык-Созвездие“ фестиваленең сайлап алу турлары Олы Бакырчы, Каратун, Апас, Әлмәндәр җирлекләрендә узачак. Балалар “Вокал-соло“, “Конферанс“, “Хореография“, “Вокал-ансамбльләр“ номинацияләрендә чыгыш ясый. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иң беренчеләрдән булып сайлап алу туры Олы Бакырчы җирлегендә узды. Биредә Олы Бакырчы, Урта Балтай, Кызыл Тау, Чирмешән, Дәвеш, Кильдураз мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Шулай ук балалар бакчасы нәниләре дә чыгышларын тәкъдим итте.

Жюри әгъзалары һәр чыгышны игътибар белән карап, тыңлап, урында ук киңәшләрен бирде.

Бүген фестиваль Әлмәндәр җирлегендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot