news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста “Йолдыз” газетасы кубогына эстафета узды

Кубок хуҗалары - Урта Балтай һәм Табар Черкене мәктәбе командалары.

(Апас, 18 май. "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева). “Йолдыз” газетасы кубогы һәм призларына җиңел атлетика буенча традицион эстафета узды. Ул Бөек Җиңүнең 72 еллыгына һәм “Йолдыз” газетасының 85 еллыгына багышланган иде һәм “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм” девизы астында узды. Биредә урта гомумбелем бирү мәктәпләреннән 9, төп гомумбелем бирү мәктәпләреннән 20 команда катнашты, дип яза район газетасы. 

Быел да, инде 53нче тапкыр, редакция яны балалар шау-шуына күмелде. Бу көнне тәүлек саен яуган яңгырлар да туктап торды. Балаларга теләктәшлек иткәндәй, елмаеп кояш чыкты.

Эстафета оешкан төстә башланып китте. Тантанада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, район башкарма комитеты җитәчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкче-белгечләре катнашты.

- Әлеге чара һәркемне мәктәп елларына алып кайта. “Йолдыз” призына узган ярышта катнашмаган бала сирәктер. Үзебезнең дә балачак шуңа барып тоташа. Спорт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз һәм җиңүләр телибез, - диде газетаның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева бәйрәмне ачык дип белдереп.

Быел да “Йолдыз”ның спорт бәйрәменә Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре килде. Алар иң элек абый-апаларының җитезлекләренә сокланып, аларга көч биреп тордылар, аннан үзләре дә көч сынаштылар.

- Өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар белән килдек. Һәрберсенә эмблемалар ясадык. Балалар бу көнне алдан ук ишетеп, түземсезлек белән көтеп тордылар, - ди бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева.

- Безгә ярыш бик ошый. Йөгереп килеп, бүләк алгач, тагын да күңелле булып китте, - диделәр Данияр Каюмов һәм Камилә Сафиуллина.

Йөгерешчеләр Апас урамнары буйлап узды. Алдан билгеләнгән этапларда бер-берсен алмаштырып, беренчелек өчен тырыштылар алар. Җиңү шатлыгы озак көттермәде.
Урта мәктәпләрдән беренче урында – Табар Черкене, икенче урында – Күккүз, өченче урында – Апас мәктәбе командалары. Төп гомумбелем бирү мәктәпләре арасында Урта Балтай, Апас, Каратун мәктәпләре җиңү яулады. Кубоклар Табар Черкене һәм Урта Балтай мәктәпләре укучылары кулында.

- Эстафетага ел саен киләм. Бүләксез дә кайткан юк. Йөгерергә дә, көрәшергә дә, футбол уйнарга да яратам, - ди Апас урта мәктәбе укучысы Данил Нәҗмиев.

Эстафетаның баш хөкемдары Рәмис Гыйззәтов бу чараны оештыруда 24 ел катнаша. Ул быел да командаларны каршы алып, үзенең киңәшләрен бирде. Шулай ук ярышның имин һәм оешкан төстә узуы өчен район эчке эшләр бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, район үзәк хастаханәсе, район мәдәният йорты, спорт мәктәбе коллективларының зур өлеше керде.

Ярышта җиңү яулаган балалар эшмәкәр Ринат Миначев иганәчелегендә бүләкләр алды. Кубок Урта Балтай һәм Табар Черкене мәктәбе командалары кулында. Апаста яшәүче Тәлгать һәм Фәния Гәрәевлар шулай ук иң кечкенә катнашучыга үз бүләкләрен бирделәр, диелә җирле басмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100