news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста язучылар белән очрашу узды

Ел ахырына кадәр тагын шундый ярты дистәләп иҗади, әдәби кичәләр үткәрү максаты куелды, диде китапханәче.

Апаста язучылар белән очрашу узды

(Апас, 15 август, "Татар-информ", "Апас-информ", Ришат Җамалиев). Апас үзәк китапханәсендә район үзәгендә яшәүчеләр драматург-язучылар, шагыйрьләр, чыгышлары белән Апас ягына бәйле Хәбир Ибраһим, Марат Закиров һәм Гөлүсә Закирова белән бик җанлы һәм эчкерсез очрашуда катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Хәбир Ибраһим, мәсәлән, Апас районының Борнаш авылында туып-үскән. Гөлүсә Закирова Кече Болгаер авылы кызы. Ә Мамадыш районының Дусай авылында туып-үскән Марат Закировның туганлык җепләре Кайбыч районының Чүти авылы белән тоташкан. Кунакларның өчесе дә Татарстан матбугатында эшләп танылган шәхесләр, өчесе дә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары.

Очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашып, аларның иҗатына югары бәя куйды. Апас кунаклары район һәм авыл китапханәләренә үз бүләкләрен тапшырды. Ә Гөлүсә Закировага бик матур чәчәк бәйләме бүләк ителде.

"Ел башыннан Апас китап укучылары өчен үзәк китапханәдә шундый 6 очрашу чарасы уздырылды һәм аларда дүрт йөздән артык апаслы, уннан артык язучы, шагыйрьләр һәм артистлар, сәнгать эшлеклеләре катнашты", - ди китапханәче Руцилә Садриева.

Ел ахырына кадәр тагын шундый ярты дистәләп иҗади, әдәби кичәләр үткәрү максаты куелды, диде китапханәче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100