news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста язгы өмәләр башланды

Районда гомумхалык язгы өмәсе 19-20 апрельгә планлаштырылган.

(Апас, 4 апрель ,"Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апаста иң беренчеләрдән булып быелгы язгы өмәгә район хакимияте, Апас бистәсе башкарма комитеты коллективлары һәм халыкка коммуналь хезмәт күрсәтү коллективы чыкты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар Апасның атаклы “Самавыр“ чишмәсе тирәсен кар-боздан һәм кышын тупланган чүп-чардан чистартып, төзекләндерү эшләрен башлап җибәрделәр.

Район үзәгенең башка оешма-предприятиеләрендә дә бүген беренче чисталык өмәләре үтте. Апаста гомумхалык язгы зур өмә 19-20 апрельгә планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot