news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста язгы кыр эшләренә чыктылар

Бүгенге көндә көзге культуралар самолет ярдәмендә ашлана.

(Апас, 13 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева). Апаста, республикада беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләре башланды. Һәр елдагыча, басуларда җир кипкәнне көтмичә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уҗымнарны тукландыру эшенә керештеләр. Бүгенге көндә көзге культуралар самолет ярдәмендә ашлана, дип яза районның "Йолдыз" газетасы. 

– 66 мең гектарда чәчүлек җирләре бар. Аның 13500 гектарын көзге культуралар тәшкил итә. 8 мең гектарда - көзге бодай, 5500 гектарда арыш чәчелгән. Көзге культуралар кышны яхшы чыкты, аларның торышы әйбәт. “Хәерле сәгатьтә!“ дип, елларның уңышлы килүен теләп эшне башлап җибәрдек, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Һәр елдагыча районга авыл хуҗалыгы авиациясе килде. Кырлар өстендә “АН-2“ самолеты очыш ясый. Ул бер очышта 12 гектар басу ашлый. Быел вакытлы аэродром Кильдураз станциясе янәшәсендәге кырга урнашкан. Ашлама узган елларга караганда күбрәк кайткан һәм тукландыру эше дә иртәрәк башланып киткән. Экипаж әгъзалары эшне башкарып чыгу вакыты һава торышы белән бәйле булуын аңлатты.

– Апаска беренче киләм. Шулай да әлеге хезмәттә мин 27 ел эшлим. Кызыклы да, җаваплы да һөнәр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә, һавада очыш вакытында электр чыбыкларына игътибар итәргә, һәрчак уяу булырга кирәк. Кыр эшләрендә ярдәмебез тиюгә без шат. Умарта кортлары булган апаслылар бу көннәрдә игътибарлырак булсыннар иде, – диде экипаж әгъзасы Игорь Ерошкин.

Эш барышы белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм “Ак Барс холдинг“ компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев һәм районның җитәкче-белгечләре танышты. Район башлыгы һәр аяз көннең, һәр сәгатьнең кадерен белеп эшләү бурычын куйды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100