news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Яшел Үзән районының Норлат балалар йорты тәрбиячеләре очрашу уздырды

Очрашуга тәрбиягә бала алган апаслылар һәм аларның гаиләләрендә үсүче балалар чакырылган иде.

 (Апас, 17 декабрь, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Гөлзада Гатауллина). Татарстанның Апас районында балалар йортларыннан үзләренең җылы кочакларына тәрбиягә бала алучы гаиләләр шактый. Шулай ук әти-әнисен югалтып, туганнары янәшәсендә калган сабыйлар да аз түгел. Яшел Үзән районының Норлат балалар йортының тәрбияче-белгечләре тәрбиягә бала алучы, ятим балалар тәрбияләүче апаслылар белән очрашты. Апасның “Йолдыз” газетасы шул хакта хәбәр бирде.

Бу очрашуга районның төрле авылларыннан балалар һәм өлкәннәр килгән иде. Нинди генә язмышлар юк! Кече Болгаердан Гөлүсә Гайфуллина апасының кызы Гөлияне алты яшьтән тәрбиягә алган. Апасы да, җизнәсе дә вакытсыз вафат булганнар аның. “Читкә чыгып гыйбрәт ал дип элеккеләр белми әйтмәгәннәр. Безнең кебек кайгы күрүчеләр күп икән, Ходай һәркемгә сабырлык бирсен“, – ди ул. Апастан Роза Гобәйдуллина да апасының кызы Румиягә әни булган. Карабайдан Сәкинә һәм Габделхак Мөхәммәтшиннар икесе дә сиксәнгә якынлашып киләләр. Әнә шул яшькә җиткәч, язмыш тагын бер сынау бирә аларга. Бердәнбер уллары вафат булгач, аның өч баласын – 6-11 яшьлек малайларны тәрбиялиләр. Әниләрен дә югалткан өч нарасый өчен бүгенгә алар терәк-таяныч. Иске Йомралыдан килгән Галина Малова белән Әнәс Сафиуллиннар өч оныкны тәрбиялиләр. Апастан Әминә Нурмиева ике нәни кызчыкка ана назы бирә...

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашып, эчтәлекле чыгыш ясады һәм мондый олы йөрәкле, мәрхәмәтле райондашларга соклануын белдерде.

Норлат кунаклары балаларны ял иттерде, уенчыклар белән сөендерде. Авыр хәлдә калган балаларны тәрбияләү буенча киңәшләрен бирде. Бу балалар йортыннан өч, биш, сигез бала тәрбиягә алган әниләр чыгышлары да бик гыйбрәтле булды, диелә Апас районы газетасы хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100