news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста яшь юл инспекторлары балалар хәрәкәте оешуның 45 еллыгына ярышлар үткәрелде

Җиңүче командаларга заманча 6 велосипед тапшырылды.

(Апас, 3 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас мәктәбендә 2 апрельдә яшь юл инспекторлары балалар хәрәкәте оешуның 45 еллыгына бик колачлы ярышлар үткәрелде, дип яза җирле басма.

Бүләкләрне бу юбилей ярышына зур машинага төяп килделәр. Җиңүче командаларга заманча 6 велосипед тәтеде бу ярышта. Моннан тыш 6 этаплы ярышларда актив катнашып, шәхси беренчелектә 3 номинациядә җиңүче балаларга да Диплом-Грамоталарга өстәп бик күп саллы бүләкләр тапшырдылар. Бу ай ахырында яшь юл инспекторлары хәрәкәтенең Татарстан финал ярышлары Яр Чаллыда үтәчәк. Анда безнең район данын быелгы чемпион-Апас мәктәбе командасы яклаячак. Командалар арасында район сайлап алу этабында Каратун, Биеш мәктәпләре дә бик матур чыгыш ясадылар. Беренче урын алган командага 3, икенче урынга чыккан мәктәп командасына 2, өченче урынга чыккан командага 1 велосипед бирелде.

Республика ЮХИДИ идарәсенең Буа районара бүлеге вәкиле Анна Сергудаева, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев, мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина җиңүчеләргә дә, барлык мәктәп укучыларына да матур теләкләрен җиткерделәр.

Юбилейлы яшь юл инспекторларының быелгы сайлап алу район этабында барлыгы 16 мәктәп командасы катнашты. Апас мәктәбе коллективы барлык командаларны, кунакларны җылы каршылады, барлык шартларны да булдырган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100