news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста яшь спортчылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Биредә спортны үз иткән,уңышларга ирешкән балалар, аларның остазлары,әти-әниләре,район җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас Боз Сараена районның барлык яшь спортчы егет-кызлары Яңа ел бәйрәменә җыелды, дип хәбәр итә "Йолдыз" газетасы.
Биредә спортны үз иткән, уңышларга ирешкән балалар, аларның остазлары, әти-әниләре, район җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев спортчыларны бәйрәм белән котлап, киләчәктә дә уңышларга ирешүләрен теләде һәм аларга сертификатлар, ГТО билгеләре, бүләкләр тапшырды.
Боз өстендә “Сәләт” балалар иҗат йорты балалары, мәдәният йорты хезмәткәрләре әкияти тамаша күрсәттеләр, җыр-биюләр тәкъдим иттеләр. Спортчы Кыш Бабай белән Кар Кызы балаларны котлап бүләкләр өләште. 

news_right_1
news_right_2
news_bot