news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста яшәүче Әминә Камалиева 90 яшьлеген билгеләп үтә

Әминә әбине 90 яшьлек олуг бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау хатын тапшырды.

(Апас, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Гөлзада Гатауллина). Свияжский бистәсендә яшәүче Әминә Камалиева тумышы белән Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкиле авылыннан икән. Апас җирлегендә яши башлавына утыз елдан артык. Бу көннәрдә ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Улы Рифгать яшьтән үк Апас ягын үз итә һәм гаиләсе белән биредә төпләнеп кала. Тора-бара үз янына әнисен дә алып килә.

– Бу якларны бик тиз үз иттем. Кешеләре бик әйбәт, улым белмичә төпләнмәгән икән. Биредә бәхетебез ачылды, – ди Әминә әби.

Яшь чакта колхозда эшләмәгән эше калмый аның. Биш яшендә әтисез кала. Шул ятимлеге дә эшкә тиз өйрәтә. Урман да кисә, окоп та казый. Мич тә чыгара. Аш-суга да оста була. Ике кызы Кадрия белән Розалия әниләре янына еш кайталар. Әминә әби тырыш, булдыклы төпчек улы Рифгать белән уңган-булган килене Фирдәүсә тәрбиясендә, җиде оныгы, җиде оныкчыгы шатлыгына сөенеп бәхетле картлык кичерә. Җиденче оныкчыгы Кәрим аның юбилее көннәрендә туган.

Әминә әбине 90 яшьлек олуг бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова изге теләкләре һәм күчтәнәче белән сөендерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100