news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста яшәүче кечкенә Данилны аякка бастыру өчен хәйрия концерты узды

Билет сатылудан барлыгы 106 мең сум акча җыелды. Шулай ук ярдәм күрсәтү өчен куелган тартмачыкка 31 мең сум акча салынган иде.

 (Апас, 3 март, "Татар-информ", "Йолдыз"). 1 март кичен  Апас районы мәдәният йортына җыелган тамашачы һәм сәхнәне шаулаткан җырчылар, биючеләр бердәм булып изге эшкә багышлады. Алар бар да Апаста яшәүче кечкенә Данилны аякка бастыруга, савыктыруга үз өлешен кертте, дип яза җирле басма.

Хәйрия концертында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев катнашты һәм үз ярдәмнәрен күрсәтте. Билет сатылудан барлыгы 106 мең сум акча җыелды. Шулай ук ярдәм күрсәтү өчен куелган тартмачыкка 31 мең сум акча салынган иде. Алар концерт барышында ук Усмановлар гаиләсенә тапшырылды. Данилның әнисе Гүзәл җитәкчеләргә, концертны оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә, тамашачыларга һәм җырчыларга рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100