news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына “Фидакарь хезмәт өчен“ медален тапшырдылар

Мөхәммәтхамис бабай электромонтер булып хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан.

(Апас, 10 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апаста яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтхамис бабай Хисаметдиновка “Фидакарь хезмәт өчен“ медален тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев аның өендә булып, хәл-әхвәлен белештеләр, тормыш-көнкүреше белән таныштылар һәм Татарстан Республикасы Президентының “Фидакарь хезмәт өчен“ медален тапшырдылар.

Мөхәммәтхамис бабай Хисаметдинов яу кырына 1944 елда китә. Приморский хәрби округында хезмәт итә. Авырлыклар, югалтулар аның хәтер китабына да күп язылган.

Мөхәммәтхамис бабай электромонтер булып хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан.

Ветеран һәм аның якыннары үзенә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot