news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста яшәүчеләр хәрбиләргә автомобиль, квадрокоптерлар һәм рацияләр җибәрде

Апаста яшәүчеләр хәрбиләргә автомобиль, квадрокоптерлар һәм рацияләр җибәрде

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншинга махсус хәрби операция зонасындагы хәрби хезмәткәрләр мөрәҗәгать иткән. Якташлары югары үтемле автомобиль кирәк булуын әйткән.

Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен оператив тәртиптә «Шевроле Нива» автомобиле сайлап алынган. Техниканы әзерләүне Илдар Хәлиуллин кабат үз өстенә алды.

Моннан тыш, район яшәүче Руслан Ромачков хәрбиләргә квадрокоптер тапшырган.

Апаста яшәүчеләр җыйган акчага 4 рация сатып алынган. Автомобильгә маскировкалау челтәрләре, волонтерлар ясаган носилкалар, битараф булмаган кешеләр китергән азык-төлек төягәннәр.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Хакимият аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде, алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефон номеры буенча белергә була.

Материал Гүзәл Хилавиева ярдәме белән әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100