news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста яшәүче яшь пар гаилә учаган Кайбыч кешеләренә тапшырды

Апаста яшәүче яшь пар гаилә учаган Кайбыч кешеләренә тапшырды
Фото: https://apastovo.ru/

«Гаилә йөрәге» учагы Кайбыч районына китте. Гаилә учагының утлы капсулын Кайбычтан Ситдиковлар гаиләсе кабул итеп алды. Бу хакта «Апастово-информ»да Ландыш Гайнуллина яза.

Апасның Каратун авылында яшәүче, яңа тормыш корган Регина һәм Илназ Ибраһимовлар сәхнәгә чакырылды. Алар бүген гаилә учагын күрше Кайбыч районында яшәүче Адилә һәм Марат Ситдиковлар гаиләсенә тапшырды

Гаилә учагын кабызу ике гаилә өчен дә бик дулкынландыргыч һәм гомергә истә кала торган мизгелләр булып калсын иде, аларның гаилә учагы мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot